«МОЛИТВА ПАМЯТИ ШАХИДОВ». СТАТЬЯ СУЛТАНА ФАТЫХОВА

Статья руководителя Балтасинского Совета аксакалов Султана Фатыхова «Шәһитләр рухына дога кылдык» была опубликована в газете «Дуслык» от 3 июня 2023 г. (г. Малмыж Кировской области РФ).

«У того, кто не знает прошлого, нет будущего», — этими словами начал свою статью руководитель Балтасинского Совета старейшин Султан Фатыхов. Этим девизом руководствовались те, кто прибыл в Малмыж на мероприятие, посвящённое памяти Ишмухамета Динмухаметова. В истории его жизни и смерти разбирался историк села Тюнтер Рафхат Зарипов. Этот человек знает столько о родном крае, о его выдающихся жителях, о беспримерной истории деревни, о медресе, которое просуществовало здесь более двухсот лет, что в народе его называют «академиком». Рафхат абый затронул многие темы в своём рассказе на форуме, состоявшемся в Малмыже 17 мая. Он только обозначил важные моменты, т.к. по протоколу собрания выступающим предоставлялось всего по нескольку минут времени. Выступающих было много. Всем было что рассказать о делах давно минувших дней, о планах по продолжению исследовательской и краеведческой работы, по увековечиванию памяти славных личностей края, по возрождению деятельности медресе в Тюнтер. А впереди у нас был молебен на месте расстрела в 1919 г. Ишмухамет хазрата и других четырнадцати священнослужителей.

Главный казый Татарстана Джалиль хазрат Фазлыев рассказал о значении личности Ишмухамета Динмухаметова в развитии богословия Татарстана, о его деятельности, как просветителя, чьи труды сегодня изучаются, и кто подготовил за сорок лет руководства медресе уважаемых всеми имамов. Он обратил внимание на то, что Ишмухамет Динмухаметов, которого все знают как Ишми-Ишана, был шейхом. Мы узнали, откуда берутся шейхи, кто даёт им это звание и о трагической судьбе всех наших шейхов после революции.

Ниаз хазрат Кашапов, муфтий Кировской области, продолжил рассказ о значении учения Ишми-Ишана, о важности сохранения традиций для сегодняшних мусульман.

Краеведческому музею был передан информационный планшет «Историческое место». Его автором является Рафхат Зарипов, а воплотил идею в жизнь художник Искандер Шакирзянов. Речь зашла и о 600 священнослужителях, уничтоженных только в Малмыжском уезде в период с 1919-1940 гг., что подтверждено документально. Среди этих священников был и прадед директора Малмыжского краеведческого музея Людмилы Владимировны Толмачёвой. В девяностые годы у потомков этих священников появилась возможность реабилитации своих предков. А у наших пятнадцати человек этой возможности нет. Нет документов об их аресте, об их содержании в тюрьме, об их расстреле. Ничего этого нет. Есть только память народа. Причём, память самая добрая. Теми, кто занимается вопросами восстановления справедливости по отношению к этим шахидам, движет любовь – любовь к родному краю, к Ишми-Ишану и к каждому из расстрелянных на берегу Вятки священников. Только в таком случае возможно то, что могила Ишми-Ишана в Борнаке стала исторической достопримечательностью Балтасинского района, а в Тюнтер функционирует мечеть имени шейха Ишмухамет хазрата. В планах — создание музея медресе и мечетей деревни Тюнтер и открытие медресе для девочек. Об этом и о других планах и задачах рассказал заместитель главы Балтасинского района Ильгам Гайнутдинов. Он выразил надежду, что совместно с руководством Малмыжского района нам удастся возвести памятник тем, кого мы поминали в своих молитвах в этот день в Малмыже.

Позволю себе откомментировать выступления на встрече в Малмыже, о которых рассказывает в своей статье Султан Фатыхов. Будучи очевидцем события, о котором идёт речь, я хочу отметить, что всё сказанное на форуме отличается глубокой искренностью, проникновенностью. Все сказанное – от души и о самом сокровенном: о чести и достоинстве, о Родине и о своём народе. И это не удивительно, ведь то, что я увидела своими глазами в Борнак и в Тюнтер, очень красноречиво. Земляки гордятся и дорожат памятью людей, составивших славу их края.

Подробнее с выступлениями гостей форума можно ознакомиться в публикации «Не только об Ишми-Ишане. Видеорепортаж из Малмыжа».

От лица родных Ишмухамета Динмухаметова я приношу свою благодарность землякам за уважение к памяти предков, за внимание, уделяемое вопросам сохранения наследия Ишмухамета Динмухаметова, за признание заслуг этого человека перед Отечеством,  за то, что каждая могила на кладбище в Тюнтер, связанная с семьёй Ишмухамет хазрата, заботливо прибрана, ухожена и отмечена на мемориальной карте села, за все добрые слова, сказанные на форуме в адрес моего прадеда, и за прекрасную статью, освещающую это мероприятие в свете исторической справедливости и актуальных проблем современности.

Ниже предлагаю Вашему вниманию текст статьи Султана Фатыхова «Шәһитләр рухына дога кылдык», опубликованной 3 июня 2023 г. в газете «Дуслык», г. Малмыж Кировская обл.

Шәһитләр рухына дога кылдык

Халыкта: «Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк», — дигән гыйбарә бар! Бу уңайдай 17 май көнне зур, истәлекле чара үткәрелде. Түнтәр авылының тарихчы-галиме, аны «Халык академигы» дип тә әйтеп бу-. лыр иде, Рәфхат Шәкүр улы Зариповның тырышлыгы белән, 1919 елның 8 маенда Малмыжда атып үтерелгән Ишмөхәммәт хәзрәт Дин­мөхәммәт улын искә алу җыены үткәрелде. Иртәнге сәгатьЮга Мал-мыжныңтирә-якны өйрәнү музеена күп кенә мөхтәрәм кунаклар җый­налды. Алар арасында ТРның Баш казые, Балтач районының мөхтәсибе Җәлил хәзрәт, Балтач районы хакимият башлыгы урынбасары И.Ф. Гайнетдинов, Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Нияз хәзрәт Кашапов, гаиләсе белән Казаннан кайткан, Ишмөхәммәт хәзрәтнең оныгының кызы Диләрә ханым Мөхәммәдьярова, Чепья музее хезмәткәрләре, Киров өлкәсенең «Дуслык», Балтач районы­ның «Хезмәт» гәҗите вәкилләре һәм башкалар бар иде. Ишмөхәммәт хәзрәтне без данлыклы «Ишми ишан» кушаматы белән дә беләбез. Ул тарихи, якын тирәдә бик дәрәҗәле булган, бик күп дин белгечләре, имамнар әзерләп чыгарган Түнтәр мәдрәсәсендә 42 ел мөдәррис (директор) булып тора.

Хәзрәтнең һәрнәрсәгә үз фикере була. Ислам динен­дә «җәдидчелек» тармагы барлыкка килгәч тә, ул үз юнәлешен үзгәртми, «ка­димче» булып кала. Бу чор­ларда Түнтәр мәдрәсәсен­дә ике юнәлеш тә укытыла. Җәдидчеләргә Мөхәммәт­гали ишан, кадимчеләргә Ишмөхәммәт хәзрәт җитәк­челек итә. Октябрь инкый­лабыннан соң, илдә зур үзгәрешләр башлана. Ха­лыкның бер өлеше моңа каршы чыга. Бигрәк тә яңа хакимиятнең дингә каршы булуы, аның мәчетләрне, чиркәүләрне җимерүе, ябуы халыкта зур ризасызлык ту­дыра. Ил, хәтта гаиләләр дә. икегә бүленәләр, граждан­нар сугышы башлана. Боль­шевикларга, инкыйлабка каршы булган, патша гене­ралы Колчак зур гаскәр ту­плап, Малмыжга килеп җитә яза. Нократ елгасы буеннан атышулар башлана. Халык­ны Колчак ягына котыртудан куркып! апрель аенда дин башлыкларын, имамнарны, атакайларны-попларны кү­пләп кулга алулар башлана. Алар Малмыж төрмәсенә ябылалар. Аклар инде Малмыжга бик якынайгач, аларны судсыз нисез юк итү башлана. Тиз арада 15 дин әһеле атып үтерелә. Аларның берсе шул тирәдә­ге чиркәүнең атакае, 14е төрле авыллардан җыйган муллалар була. Ишмөхәм­мәт хәзрәтне 8 майда атып үтерәләр. Аңа кулга алына­сына алдан хәбәр биреп, Төркиягә китәргә тәкъдим ясасалар да, ул «минем гаебем юк», дип риза булмый. Хәзрәтне җәзалап үтерәсе көнне, аның белән саубул­лашырга Түнтәрдән дә ки­леп карап торалар. Хәзрәт үлеме вакытын Тәхлил әй­теп каршылый. Мәетләрне чокырга балчык сибеп кенә калдырып китәләр. Берен­че төндә үк атакай мәетен урлыйлар. Икенче төндә Түнтәр ир-атлары төшеп Ишмөхәммәт хәзрәт мәе­тен дә алып китәләр. Аны Түнтәргә алып кайтмый­ча, Борнак авылында юып, кәфенлекләп, Борнак зи­ратына мөселманча итеп җирлиләр. Әле икенче көн­не мәетне эзләп чекистлар Түнтәргә килеп тә җитәләр. Кызы Борнак авылына ки­яүгә чыгып, беренче бала­сын тапканда вафат булган Йосыпов Мөхәммәтәмин абый, Ишми хәзрәтне кызы­ның кабере янына күмелүен әйтә. Шуннан чыгып, Иш­мөхәммәт хәзрәтнең кабе­рен табып,аңа заманча ка­бер ташы, чардуган куела. Ул хәзер районыбызның та­рихи урыннарының берсенә әйләнде, Рәфхат Шәкүр улы кыскача тарихны тәсвир-лап, район рәссамы Искән­дәр Шакирҗан улына 1*1.5 үлчәмендә «Мәглүмати такта» (Информационный планшет) ясатты. Анда язма татар һәм рус телләрендә бирелә, атылган урынның картасы китерелә. Башта бу «Мәгълүмати такта»ны без дин әһелләрен җәзалап үтергән урынга куймакчы идек. Моңа Малмыжның шәһәр Думасы ризалык бирсә дә,   Киров  өлкәсе

Эчке эшләр бүлегеннән, бу фактлар архив материалла­ры белән расланмаган (әти факты не подверждаются архивными данными), Мал­мыжның тирә-якны өйрәнү музеена куярга тәкъдим итәбез, дигән язма килде. Шунлыктан сәяхәт Малмыж­ның тирә-якны өйрәнү му­зееннан башланды. Музей хезмәткәләре безне бик җылы кабул иттеләр. Ке­реш сүз белән кунакларга аның директоры Людмила Владимировна Толмаче-ва мөрәҗәгать итте. Ул бу чараны бик хуплады, аның үзенең бабасы да чиркәүдә поп булып, репрессия кор­баны була. Аның әйтүенчә, 1919-1940 елларда Малмыж губернасында гына да 600 дин әһеленең боль­шевиклар тарафыннан юк ителүе документлар белән раслана. Музейга җый­налган кунаклар алдында ТРның Баш казые Җәлил хәзрәт, Балтач районы ха­кимияте башлыгы урынба­сары Илһам Фидәил улы, Киров өлкәсе мөселманна­рының мөфтие Нияз хәзрәт Кашапов чыгышлар ясап, узганнардан гыйбрәт алып, тормышта матур эзләр кал­дырып яшәргә тырышырга кирәклеккә басым ясады­лар. Җәлил хәзрәт Иш­мөхәммәт хәзрәтнең тирән белемле булуын, аның хәт­та, күренекле дин белгече, тарихчы Ш.Мәрҗәни белән дә Коръән тәсфирләре бу­енча килешмәгән үз фикер­ләре   булуына   җиткерде. Казаннан килгән Ишмөхәммәт хәзрәтнең оныгының кызы Диларә ханым бабала­рын шулай зурлап искә алу­лар өчен зур рәхмәт белдер­де. Ул үзе Шода мулласы Сәетгәрәй хәзрәтнең оны­гы Гәүһәрия кызы булып, Сәетгәрәйнең хатыны Ишми ишан кызы Фатима була. Сәетгәрәй хәзрәт күре­некле драматург Мирхәй­дәр Фәйзинең абыйсы. Чараны оештыручы Рәф­хат Шәкүр улы чыгышында тарихи Түнтәр мәдрәсәсе, анда эшләгән Мөхәммәтга­ли ишанның, Ишмөхәммәт хәзрәтнең эшчәнлегенә киң тукталды. Кызыклы тарихи мәгълүматлар җиткерде. Чыгышлардан соң, музейда Мәгълүмати тактаны калды­рып, дин әһелләрен аткан аланга юл тоттык. Бу урын­да шәһид киткәннәр рухына Коръән укып, дога кылдык. Чәчәкләр салын­ды. Район хаки­мияте башлы­гы урынбасары Илһам Фидәил улы киләчәктә бу урынга истәлек ташы кую мәсьә­ләсен Киров өл­кәсе җитәкчеләре белән хәл итәргә тырышачакбыз, диде. Алга таба Малмыжда эшне төгәлләп, Иш­мөхәммәт хәзрәт күмелгән Борнак авылы зиратына юнәлдек. Зират­та хәзрәт рухына, анда күмелгән барлык әрвахлар рухына Коръән укып, дога кылдык. Шуннан соң вакыйга­ларның чишмә башы булган Түнтәргә бардык. Эшне зиратка керүдән башла­дык. Килгән һәркем Түнтәр зиратында тәртипкә китерү буенча күп эш башкарыл­ганын күрделәр. Зиратта авылның борыңгы, бай та­рихын, мәдрәсәле авыл бул­ганлыгын күрсәтә торган 28 кабер ташы бар. Р.За-рипов тарафыннан «Ишан каберлеге» дигән тактада зур тарихи материал би­релгән. Такта Мөхәммәт­гали ишан, аның гаиләсе күмелгән урынга куелган (Тактаның фотосы бирелә). Монда шулай ук әрвахлар рухына Коръән укып дога кылынды. Килгән кунаклар Түнтәр мәчете музеенда да күп мәгълүмат алдылар. Музейда мәдрәсәдә эшлә­гән җиде имамның һәрбер­сенең нәсел тамырларын чагылдырган Шәҗәрәләре эшләнгән. Мөхәммәтгали ишан мәдрәсәнең бишен­че имамы була. Сәяхәтнең йомгаклау өлеше Түнтәр мәчетендә, чәй өстәле ар­тында булды. Без күргән­нәрдән бик канәгать кал­дык. Рәфхат әфәнденең әй­түенә караганда, элеккеге мәдрәсәләрнең өч бинасы исән калган Татарстанда Түнтәр авылы гына бар. Монда тагын бер зур яңалык көтелә, Җәлил хәзрәтнең тырышлыгы белән Түнтәрдә тиз арада тагын бер пан­сионат — 25 балага кызлар пансионаты ачылачак. Инде Бөрбашта малайлар өчен пансионат барын беләбез. Пансионат өчен барлык уңайлыклары булган ике катлы торак-көнкүреш би­насы төзеләчәк. Укулар өчен элеккеге мәдрәсә биналары төзекләндереләчәк. Чыгым­нарның күп өлешен түләүне Казанның Ярдәм мәчете ал­ган. Пәйгамбәребез Мөхәм­мәте.г.в хәдисләрендә «Һәр изге гамәлнең дәвамлы булуы хәерле» диелә. Җә­лил хәзрәт алдагы елдан башлап, һәр елны районда Борнак, Түнтәр авылы мә­четләре көче, район мөх-тәсибәте ярдәме белән «Мөхәммәтгали ишан укула­ры» уздырырга кирәк дигән фикер әйтте. Хәзрәтнең бу фикере хуплауга лаек.

Солтан ФАТЫЙХОВ.

Балтач районының

Аксакаллар шурасы рәисе.

Р.ХӘКИМОВА фотолары.

Малмыжда чыга торган “Дуслык” газетасы.

 Шимбә, 3 июнь, 2023 ел, №22 (1740).

No Comments

Комментарии