22 октября 2024 года в газете «Ватаным Татарстан» появилась статья Фании Ахметзяновой, посвящённая Рафхату Шакуровичу Зарипову.
О Рафхате Зарипове, живущем в деревне Тюнтер Балтасинского района Татарстана, мы не раз упоминали в своих публикациях. Но мне никогда не удавалось подробно рассказать об этом уникальном человеке. Рафхат абый всегда охотно говорит о своих земляках, о родной деревне и её истории, но никогда о себе. Скромность – одно из достоинств большого и сильного мужчины, прожившего непростую жизнь, сделавшего свою судьбу интересной и наполненной, такой, что она приковывает внимание тех, кому суждено познакомиться с Рафхатом Шакуровичем.
Кипучая деятельность Рафхата абый привлекла внимание журналистов из газеты республиканского значения. Фание ханум удалось ярко и образно обрисовать портрет интеллектуала, человека, достойного кисти лучших мастеров живописи. Красивый человек, Рафхат абый и живёт красиво. Технарь, гуманитарий и художник в одном лице. Природа щедро наградила его. Но, как говорится, кому дано — с того и спросится. Талант, данный человеку, обязывает его трудиться. И Рафхат абый трудится всю свою жизнь, совершая такие большие дела, о которых сегодня восхищённые современники рассказывают всей республике.
Я благодарна Фание Ахметзяновой, поведавшей нам о Рафхате абый так тепло и так искренне, что читающему эту статью невольно хочется следовать примеру увлечённого человека, чья неустанная деятельность приносит радость и ему и всем, кто его окружает.
Опыт журналистской работы, накопленный Рафхатом абый в молодости, помогает ему сегодня в написании серьёзных трудов по истории села и о деятельности своих земляков, внёсших большой вклад в просвещение края. Рафхатом Зариповым написано восемь книг и одиннадцать брошюр. Он бесстрашно берётся за работу, которая является очень ответственной, ведь каждое его слово теперь становится историческим фактом. И под каждым своим словом Рафхат абый готов подписаться. Каждому слову есть документальное подтверждение.
Так журналистика в начале жизненного пути дала толчок к изыскательской и публицистической деятельности. Но писательский дар – не единственный талант Рафхата Зарипова.
Педагог по образованию, Рафхат абый преподавал физику и информатику, был директором школы. Его уроки были так интересны, что о них помнят до сих пор. А в прошлом году районной Олимпиаде по физике в память о педагогических заслугах Рафхата Шакуровича было присвоено его имя.
Ещё публикации о Рафхате Зарипове:
- «Рафхат Зарипов рассказывает об Ишми-Ишане»,
- «Медресе в Тюнтер. Историю Медресе в Тюнтер рассказывает Рафхат Зарипов»,
- «Самые интересные истории об Ишми-Ишане»,
- «Не только об Ишми-Ишане. Видеорепортаж из Малмыжа»,
- «Самое главное об Ишми-Ишане»,
- «Человек года 2023 – Рафхат Зарипов».
Желаем Рафхату Зарипову новых идей, успешных проектов и новых побед!
О непростой жизни и больших достижениях педагога, физика, историка и публициста Рафхата Зарипова читайте в статье Фании Ахметзяновой «Авылга хезмәт итүдән тәм табам».
83 яшьлек Рәфхәт Зарипов: «Авылга хезмәт итүдән тәм табам» 22.10.2024 Автор: Фәния Әхмәтҗанова
Ватаным Татарстан
Тарихи урыннарга сәяхәтләр күп очракта әлеге темага каләм тибрәтүемә бәйле. Бу юлы Балтач районындагы Түнтәр авылына килеп чыктык. Монда үткәннәрнең төпкеленә төшеп кайнаучы 83 яшьлек Рәфхәт абый Зарипов яши. Яшәгән йорты да «кешенеке» төсле генә түгел Рәфхәт абыйның. Тау башында, инде яшен яшәгән агачлар уратып алган ялгыз өй сыман ул. Нәкъ әкияттәге кебек. Ишегалды җиләк-җимеш бакчасына әверелгән. Кып-кызыл кура җиләкләре әле дә пешеп утыра. Ул чәчәкләр… Нәкъ Тукай тасвирлаганча. Баскыч төбенә ап-ак күлмәктән, егетләрчә ыспай гәүдәле Рәфхәт абый да чыгып баскач, сокланырлык та, гаҗәпләнерлек тә булды. Йорт эченә аяк баскач, тагын да гаҗәпкә калдырырлык әйберләр аның эш-гамәлләренә кагылышлы иде. Чынлыкта ул безне авыл тарихы белән таныштырырга чакырды. Әмма бу хакта соңрак. Зиһене, бөтен яшәеше, өйрәнүләре чын энциклопедиядән дә ким булмаган Рәфхәт абый турында укучыларыбызга сөйләми булдыра алмадык. Мондый кешеләр булу – авыл өчен зур бәхет ул.
– Рәфхәт абый, сез гомерегез буена физика фәнен укыткансыз. Ә татар халкы сезне, газета-журналлардан язмаларыгызны укып, күбрәк журналист буларак белә…
– Педагогия институтының физика факультетына укырга кергәч тә, ятимлек үзен бик сиздерде. Очны очка ялгарга дип, егетләр белән пристаньга йөк бушатырга йөри башладык. Авыл малае булсак та, бик авыр. Җелекләргә үтә. Уйланып йөрдем дә, болай яшь килеш үземне бетереп булмый дип, башка белемнәрне кулланырга дигән фикергә килдем. Язу-сызуга маһирлыгым бар иде. Башта «Яшь ленинчы»га, аннан «Татарстан яшьләре»нә языша башладым. Редакция биреме буенча Казандагы бөтен мәктәпләрне диярлек йөреп чыктым. Язучылар, журналистлар, төрле кешеләр белән аралаштым. Бу миңа канат бирде. Мин аларга бик рәхмәтле. Язмаларымны бер генә редакциядә дә кире какмадылар. Белмәгәннәремне өйрәттеләр. «Совет мәктәбе», «Чаян» журналларын да үз иттем. Фото төшерергә дә өйрәндем. Газеталарда язмаларымны берәр полоса урнаштыра иделәр. Әлбәттә инде, күбесе физикага, техникага кагылышлы. Журналистлар арасында бу теманы аңлаучылар санаулы гына иде чөнки. Шуңа күрәдер, укуны тәмамлагач, берничә редакциягә эшкә чакырдылар. Мин ризалашмадым. Аның ике сәбәбе бар иде. Беренчедән, мәктәптә үзем сайлаган фәнне укытасым килде, икенчедән, безне – өч баланы ялгызы үстергән әни авылда үзе генә калды. Аңа ярдәм итәргә кирәк иде. Юллама белән Чепьяда өч ел физика фәнен укыттым.
– Еш кына «физика – бик авыр фән» дигән сүзләрне ишетергә туры килә…
– Физика ул турыдан-туры тормыш белән бәйләнгән бит. Тәҗрибәләр ясасаң, укучылар шундук кызыксынып китә. Мин иң беренче физика дәресләрен гел лабораториядә үткәрдем. Өлкән сыйныф укучыларына үзем ясаган приборларны күрсәтәм. Кызыклы тәҗрибәләр ясыйм. Мондый дәресләргә хәтта әти-әниләр дә килгәләде. Институтта укыган чакта ук тәҗрибә туплаган идем инде. Идел буе районындагы Пионерлар йортында радиотүгәрәк җитәкчесе булдым. Ул чорда балалар радиоалгычлар, көчәйткечләр белән кызыксындылар, аппаратуралар ясадылар. Түгәрәккә 50–60 бала йөри иде. Алар белән үзем дә күп әйберләр уйлап таптым.
– Хәтерлим әле: заманында Балтач районы күләмендә үткәрелгән «Абага чәчәге» олимпиадасы бөтен Татарстанга билгеле иде. Бу хакта республика газеталарында да күп яздылар…
– Җиде елдан соң мине Түнтәр мәктәбенә директор итеп куйдылар. Физика, информатика укытам. Түгәрәкләр алып барам, КВНнар үткәрәм. Тик һаман нәрсәдер җитми кебек. Сәбәбен болай аңлатырга була. Түнтәрдә укучылар саны йөз тирәсе генә иде. Җитмәсә, сигезьеллык кына. Бик сәләтле берничә генә бала булса да, укуларын дәвам итә алмыйлар. Вузга китәргә мөмкинлекләре чикле булды. Чепьядагы кебек колач җәеп эшләп булмый. Анда балалар саны бер меңнән артык була иде. Ә минем максат – сәләтле балаларны күтәрү, ярдәм итү. 2001 елны пенсиягә чыктым да район күләмендә олимпиада үткәрергә рөхсәт алдым. Унбер ел дәвам итте ул. Олылар да, балалар да бик кызыксынды. Анда без дәреслектә булмаган темаларны яктырттык. Физика фәне белән кызыксынып китеп, зур уңышларга ирешүчеләр дә шактый булды. Чепья мәктәбендә белем алган шәкертем Гыйниятулла Хәлиуллин хәзер – дөнья күләмендә танылган физик.
– Районда сезнең эшне дәвам иттерүчеләр бармы?
– Узган ел район мәгариф бүлегеннән шалтыратканнар иде. «Сезнең исем белән олимпиада үткәрсәк, риза булырсызмы икән?» – дип сорадылар. Башта каршы килеп маташтым. Исән-сау йөреп торганда, исемне бирергә ярамыйдыр, дип уйладым. Аннан каршы килмәдем инде. Андыйлар күп инде хәзер, дип инандырдылар. «Абага чәчәге»нең дәвамы кебек ул. Физикадан биремнәрне шәкертем, Түнтәр мәктәбе укытучысы Айзат Ибраһимов хәзерли.
– Өстәлдәге, шүрлектәге китапларны барласаң, бүген сез физикадан аерылып, күптән инде тарих дөньясына кереп чумгансыз кебек күренә. Авыл тарихлары, шәҗәрәләр… Җитмәсә, дизайн эшенә дә тотынгансыз. Язылган, эшләнгән китапларның саны бармы?
– Информатика укыткач, бүгенге техника һәм технологияләрне яхшы беләм. Шуңа күрә нидер өйрәнеп утырырга кирәкми. Эшлим дә эшлим. Исәп-хисап та яхшы әле. Бүгенгә үзем мәгълүматлар туплап язган 8 китабым һәм 11 брошюрам бар, дизайн ясалганы, битләргә салынганы 17 китапка җыелган. Аларның шактые күләмле. Авылларда минем кебек энтузиастлар килеп чыга тора, Аллага шөкер. Җитәкчеләр түгел, ә халык соравы буенча эшлим мин. Күңелем кушканга. Балтач районының белем учаклары турындагы китапны бер ел эчендә эшләдем. Анда районыбыздагы барлык мәктәпләрнең тарихы турында мәгълүмат алырга була. Йөзләгән укытучы катнашты бу эштә. «Җиде бабаңны беләсеңме?» дигәне – авыл кешеләренең шәҗәрәләре. Бу китап авылның бөтен тарихын үз эченә сыйдыра. Бүген дә эшләнеп бетмәгән ике китабым бар әле. Берсе – Смәил авылы тарихы. Авторы Фаварис Галиев. Китап А4 форматында 780 битле булачак. Мин әзер материалларны битләргә салам һәм үз фикерләремне дә өстим. Икенчесе – Норма авылы тарихы. Кыскасы, минем барлык китапларымда да – тарих, нәсел тамырлары…
– Нәсел тамырлары дигәннән, бу китапларда, мөгаен, сезнең язмыш та бардыр? Әти-әниегез турында нинди хатирәләр саклана?
– Әтием Шәкүрнең сугышта хәбәрсез югалуы турында хат килгән. Өч баланы ятимлектә үстергән әниемнең бер сүзе бар иде: «Әтиегезне табыгыз». Совет заманында хәбәрсез югалганнарны эзләү мөмкин хәл түгел иде бит. Һәрхәлдә, хәрби комиссариатта шулай диделәр. 1996 елда «Хәтер китабы» басылып чыкты. Тикшереп чыктым, Түнтәр буенча 18 кеше китапка кертелмәгән. Исемлекне төзеп, авыл советында раслатып, Казанга киттем. «Башта бу исемлекне Үзәк архивка, Подольскига җибәрергә кирәк», – диделәр. Шунда: «Минем әти хәбәрсез югалган иде, эзләтеп булмасмы икән?» – дип сүз каттым. Гариза яздырдылар. Бер елдан җавап килде. «Әтиегез 1942 елның 27 гыйнварында Иваново шәһәрендә госпитальдә вафат булган, 7 февральдә җирләнгән», – диелгән. Иваново шәһәренең хәрби комиссариаты белән хат аша күп бәхәсләштек. «Бездә андый кеше юк», – диләр. Аптырагач, 2005 елда үзем киттем. Ике туганнар каберлегендә 6 меңнән артык хәрби күмелгән. Ике Зариповны таптым. Әти юк. Ике көн зираттагы документларны актарып утырдым. Тапмадым. Зиратны тәрбияләп торучы «Ритуал» оешмасына бардым. «Исемлеккә кертегез, кабер ташы куегыз», – дидем. Таш куйдылар, әмма, документлар юклыкка сылтап, хәрби комиссариатта исемлеккә кертмәделәр. Соңрак госпитальдә булган документларны интернетка куя башладылар. Әтиемне эзләп таптым. Баксаң, ул бөтенләй Бөек Новгород өлкәсендәге Боровичи шәһәрендә җирләнгән икән. Шулай да, бездә юк ул дип, бер ел тарткалаштылар. Үзем барып эзләдем. Ахыр чиктә фамилиясе кабер ташында «Заренков», хәрби комиссариат исемлегендә «Заренов Шахул» дип язылган булып чыкты. Яңартып, кабер ташы куйдылар. Ә күмелгән урыны –1942 елдагы туганнар каберлегендә. Анда һәйкәл генә тора. Әнием Гыйльмиҗамал гына бу хәлләрне белми калды. Вафат иде инде. Ул да тормышның ачысын-төчесен күп күргән: яхшысын да, яманын да. Сугыш чорында дүрт ел тимерче булып эшләгән, аннары ферма мөдире. Авылыбызның хөрмәтле кешесе булды. Бик бәялиләр иде үзен. Сугышка кадәр Казанда колхозчылар съездында да катнашкан.
– Сез ачыклаган язмышлар бихисап күп дип беләм. Мондый вакытта ялгышлар да китүчән, кирәкмәгән серләр дә тышка чыгучан була. Авыл халкы белән мөнәсәбәтегез ничек?
– Авылдашлар бик ихтирам итә, эшләремне бәяли дип беләм. Ник минеке төшеп калган, ялгыш киткән икән дип, дәгъва белдерүчеләр булмады. Чөнки без китапларны бергәләшеп, киңәшләшеп эшлибез. «Әби-бабаларыбызның рухына бер дога» китабым 944 битле. Аның 492 бите гаилә тарихларыннан тора. 1946 елда авылда теркәлгән 197 хуҗалыкның язмышын яктырта ул. Китапның бу өлешен тулаем авылда һәм чит төбәкләрдә яшәгән нәсел дәвамчылары язды. Шунысы кызганыч, бүген авылда 140 хуҗалык гомер сөрсә дә, аның бары тик 75 е генә әби-баба нигезен саклаган. Бу китап 2500 фото белән бизәлде. Шуларны яртысыннан артыгы гаилә тарихларын чагылдыра. Авылга хезмәт итүемнән мин тәм табып яшим. Эшлисе эшләр күп әле. Өлгерергә дип тырышам.
No Comments